Штурвал кем кулында? Язучылар берлеге эшчәнлеге турында Рәмис Аймәт фикерләре
Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы ХХ корылтае каләм әһелләре генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек, әдәбият сөючеләр тарафыннан да көтеп алынган зур вакыйга буларак кабул ителә, чөнки бу көнне 4 ел эчендәге әдәбиятыбыз торышы, милләтебез алдында торган проблемалар хакында фикер алышу өчен кулай форсат. Бу язмамда мин дә Язучылар берлегенең ике корылтае арасындагы эшчәнлеге хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. 11 ел Берлек аппаратында урынбасар булып эшләгән, аның эчке «кухня»сын әйбәт белгән кеше буларак...