2025 елда татар теленнән 34 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«3 июньдә татар теленнән имтиханны 34 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырырга планлаштыра, 1 укучы 9 июньдә татар әдәбиятыннан имтихан бирә», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, татар теленнән имтихан сайлаган унберенче сыйныф укучылары иң күбе Казанда – 22 кеше.