«Ниһаять, алдым!»: Винарис Ильегеткә мактаулы исем бирелгән
Винарис Ильегет «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган. Дәүләт бүләген тапшыру тантанасын ул 1 елдан артык көткән. Артистка бүләкне кичә Камал театрының яңа бинасында тапшырганнар.
«Ниһаять, мин бүген бүләгемне алам, ел ярым элек карар имзаланган иде. Бүген алам, мин бик шат! Бик зур рәхмәт!» – дип уртаклаша ул бүләк тапшырылу алдыннан.
Тантанага ул «мөһим чараларга гына» киелә торган костюмын киеп килгән. Махсус тектерелгән костюмны ул туена кигән булган һәм менә тагын чират җитте.