«Ике кызы көтә, тагын икесе әле карында...» – Батырларча һәлак Камил Шакиров истәлегенә
Дүрт бала атасы булам, дип хыялланып яшәгән Камил Шакировның, ни кызганыч, 29 яшендә гомере өзелгән. Шушы язда әтиләрен кайтыр дип көткән 2 кызчыкка әниләре дөресен әйтер өчен нинди сүзләр генә табып бетерер дә каян көч табар?! Ә аның карынында тагын 2 йөрәк тибә бит әле: апрель аенда игезәк нарасыйлары якты дөньяга аваз салырга тиеш.
Шәхсән минем өчен Камил генә түгел, аның якыннары да – Аллаһ сынавын, язмышны дөрес кабул итә белүе белән чын герой. Камилнең хәләл җефете Адилә һәм әнисе Гөлүсә апа белән сөйләшкәннән соң...