Китапны тәкъдим итү чарасын шагыйрь Рифат Сәлах алып барды.
Бүген Лилияне белгән кешеләр, аның укучылары, аны бөтенләй белмәгән кешеләр дә килгән. Бу – сөенчеле вакыйга.
«Язылмаган китап»ны укып чыккан кеше буларак, шуны әйтәсем килә: ул – бүгенге көнне тасвирлап бирә торган әсәр. Гадәттә, безнең күп кенә язучыларыбыз 80-90нчы еллар турында яза. Ә менә бүгенге көндә ни турында язарга була? Бүгенге көндә нинди проблемалар бар? Кайчак уйланып куясың: бүгенге көндә глобаль проблемалар күтәреп тә булмый шикелле.