500гә арткан
Казан мэры Илсур Метшин, 21 декабрьдә шартлаткыч белән дроннар һөҗүменнән 4 торак йорт зыян күргәннән соң, оперштабның ашыгыч утырышында, яшеренү урыннары турындагы сөйләшүләр сүздә генә калуына игътибар итте. Ул көнне үк Казанның төрле районнарындагы күп катлы йортларда яшәүчеләр якындагы яшеренү урыннарга төшәргә теләде, ләкин аларны йә таба алмады, яки инде подвал ишекләре ябык, ә ачкычларның кайда икәнлеген белмәде.
Мэр тәнкыйтенә җавап итеп, Башкарма комитет җитәкчесе...