Кичә Саба районының Шәмәрдән авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Шәһиев белән хушлашканнар
Марат Шәһиев 18 гыйнварда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Махсус операция зонасына ул мобилизация буенча киткән. Маратка 29 яшь булган, өйләнмәгән. Әнисе Елена Владимир кызы һәм әтисе Илдус Фәрит улы Шәмәрдәндә яши.
Мәрхүм белән хушлашу мәрасименә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин...