Илебездә демография иң актуаль темаларның берсе булганда, дәүләт программасы кысаларында «Әниләр һәм бәбиләр» фильмын төшерү бик табигый.
Хәзерге вакытта әлеге тулы метражлы нәфис фильмны төшерү буенча кызу эш бара.
Фильм өчен киносценарийны Айгөл Әхмәтгалиева язган. Кинокартинаны 2 режиссер – Ирек Хафизов белән Юлия Захарова төшерәчәк. Генераль продюсер – Миләүшә Айтуганова.
Ирек Хафизовны Тинчурин театры актеры, Татарстаның атказанган артисты дип беләбез. Кинорежиссер...