Апас районында бүген көнозын диярлек матәм мохите. Урта Балтай, Кече Болгаер авылларында ил хакына яу кырында җан биргән батырларны соңгы юлга озаттылар. Коллегаларыбызның бертуган энеләре алар. «Татарстан-24» телеканалы мөхәррире һәм алып баручысы, «Сираҗи сүзе» газетасы журналисты Илүзә Бикчәнтәева энесе, лейтенант Марат Гайнетдиновны югалтты. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закированың энесе Илнур Закиров та махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Икесе дә бер көндә җирләнсә дә...