Бүген Чаллы шәһәр суды Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховка моңа кадәр билгеләнгән арестны озайтты.
Тикшерү суд процессы вакытында Фәттаховның иреген чикләүне 21 мартка кадәр озайтуны сорады. Тикшерүче хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Фәттаховка 6 эпизод буенча гаепләү белдерелгән, эш буенча инде 22 кешедән сорау алынган, зур күләмдә экспертиза үткәрелгән.
«Гаепләнүче тикшерүдән качарга, шулай ук эш буенча шаһитларга басым ясарга мөмкин.