Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» («Семь жемчужин. Река памяти») музыкаль спектакле 2007 елда чыккан «Җиде энҗе» этно-мюзиклының яңа версиясе – дәвамы. Бу – ансамбльнең төзекләндерелгән бинасында беренче зур эше – үзенчәлекле «өй туе».
«Татарга музыкаль театр кирәкме-кирәкмиме» дигән уй-фикер әле дә һавада асылынып торганда, «ә бәлки» дигән өмет күңелне кытыклап торганда, милли мюзикл чыгарып, шуны 1000 урынлы залны тутырып күрсәтә алу – бик яхшы.