Казансу елгасында чаңгыда йөрергә чыгып киткән ир-атны бер атна чамасы эзләделәр. Хәзер аның мәете табылган. Бу турыда котаручыларга сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Якынча версия буенча, ир-ат кар астындагы куркыныч участокны абайламый, һәм боз астына төшеп китә.
44 яшьлек ир-ат мәетен бүген водолазлар су астыннан ала. Ул өченче транспорт дамбасының түбәнге күпере тирәсендә була.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир-атның мәете ярдан 50 метр ераклыкта була.