Тумышы белән Мари Иленең Бәрәңге районыннан булган Фәрит Сәгыйтдинов (Фарид Сагутдинов) «7 вулкан» проектында катнашып, дөнья рекордын куюга өлеш керткән. 2025 елның 5 гыйнварында Антарктиданың иң биек вулканы Сидлига берьюлы 19 кеше менгән – бу дөнья рекорды. Альпинистларның берсе – Фәрит Сәгыйтдинов, ул – «7 Вулкан» проектында катнашкан беренче татар кешесе. Рекорд хакында «7 тау түбәсе» телеграм-каналы хәбәр итә.
Фәрит Сәгыйтдинов вулкан түбәсенә Татарстан һәм Бәрәңге районы флагын алып менгән.