Миләүшә апа, ничәнче елдан бирле китаплар сатасыз? Бу ничек башланып китте? Моңа кадәр нинди эштә эшли идегез?
Татарстан китап нәшриятында өченче елымны эшлим. Аңа кадәр 4 елга якын бизәнгечләр кибетендә эшләдем. Мин – патриот, шуңа татар мохите миңа бик якын.
Сездән татарча китап алучылар кемнәр ул? Күбрәк ничә яшьтәгеләр, хатын-кызлар яисә ир-атлармы китапларны күбрәк ала?
Китап алучылар арасында төрле яшь категориясе вәкилләре бар. Күбрәк өлкәнрәкләр ала. Хатын-кызлар ...