Менә форсаты килеп чыкты да, Кыш бабайлар ролендә гомуми стажлары 80 елны тәшкил иткән аталы-уллы Робсон һәм Рөстәм Мусиннар белән сөйләшеп алдым.
Форсат дигәннән, Актаныш районы мәдәнияте өчен җанатып торган, инде ничәмә еллар һәр Яңа ел бәйрәме тамашаларында Кыш бабайлар булган Робсон һәм Рөстәм Мусиннар, Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда хезмәт куючы Карсылу ролендә Алмазия Хаҗиева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының марафонына килгәннәр иде. Марафон турыдан-туры эфирда барды.