Россия икътисады тарихында бу ел, ихтимал, иң сәер чор булып калыр! Чөнки россиялеләр 2,4 триллион сумны күрәзәчеләргә – оккульт хезмәтләргә сарыф итеп, азык-төлеккә нибары 2 триллион сум гына тоткан. Бу хакта mk.ru хәбәр итә. Хәйран калырлык хәл бит бу! Сихерчеләр, астрологлар, Таро белән фал ачучылар – илнең иң күп табыш китергән профессияләре рәтендә. Хәтта эре банклар да Таро консультацияләре тәкъдим итә башлады. Чыннан да, «ашауны кичектереп тә була инде, иртәгә нәрсә буласын белик».
...