Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Яңа ел белән котлады.
«Кадерле татарстанлылар!
Яңа ел бәйрәме якынлаша. Ул күңелдә якты хисләр һәм уңай үзгәрешләргә өметләр уята.
Узып баручы елның соңгы көннәрендә гадәттә без аңа йомгак ясыйбыз.
Бөтен илебез белән бергәләп, без сынауларны лаеклы төстә уза, читтән күрсәтелгән каршылыкларны җиңә алдык. Тырышып эшләдек, фронттагы сугышчыларга ярдәм күрсәттек, хәрбиләребезнең гаиләләре турында кайгыртып тордык...