Казанда яшәүче 35 яшьлек ир-ат, бокс буенча Россия чемпионы, көнчелек аркасында атыш оештырган. Ул фитнес-клуб тренерына аткан. Аны тоткарлаганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Вакыйга фитнес-клубта була. Ир-ат сөйгәненә карата гаделсезлек булган дип саный һәм «дөреслек булдырырга» кулына пистолет тотып килә.
Сөйгәнен «үпкәләткән» кешеләрне тапмагач, ул очраган беренче кешегә ата: бу – аның хезмәттәше – фитнес-клуб тренеры, шулай ук боксчы булып чыга.
Хокук саклаучылар аны оператив рәвештә тоткарлаган...