Утырыш Нәсүр Йөрешбаевның басма китап тарихына багышланган «Беренче басма татар китабы эзләреннән» дип аталган документаль фильмыннан башланды һәм утырышлар залында киңәшмә белән дәвам итте. Биредә кино турында түгел (анысының презентациясе соңрак булачак), ә бәлки Берлекнең потенциаль әгъзалары турында сүз барачак.
Берлекнең 3 остаханә җитәкчесе – проза өчен җаваплы Камил Кәримов, балалар әдәбияты өчен җаваплы Вакыйф Нуриев һәм шигърият өчен җаваплы Газинур Морат өчлеге тиз генә 4 иҗатчының «язмышын хәл итеп аттылар» ...