Балачактан татар әдәбиятына, театрга гашыйк һәм татар мохитен һәрвакыт үзе белән «йөртүче» Мәрьям Ибраһимова саф татар телендә сөйләшә, ә әдәби әсәрләрне су урынына «эчә». Мәрьямне Казан урамында күрсәгез, һичшиксез, үзегезне Тукай чорларындагы Казанга килеп эләккәнмен, дип уйларсыз. Үзенчәлекле матур милли киеме белән барлык карашларны җыючы Мәрьямнең үзе белән әңгәмә кордым.
Мәрьям, син кайсы яклардан?
Миң Мәскәүдә тудым һәм 5 яшемә хәтле анда яшәдем. Ләкин Мәскәүдә тусам да – Казан күңелемә бик якын.