Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшчәнлеген җәелдергән «Ак калфак» хатын-кызларның иҗтимагый оешмасының Әлмәт якларындагы күчмә утырышының беренче көнен алдагы репортажымда язып үткән идем инде. Хәзер «Ак калфак» ханымнары һәм дә туташларының сәяхәтендә икенче көнендә күргәннәремне һәм ишеткәннәремне язып үтәсем килә.
Нефтьчеләрнең бәрәкәтле төбәге бу
Гомумән алганда, Әлмәт – чын-чыннан бәхет шәһәре. Нигә алай, ник бу сүзләрне еш кабатлыйсыз, дисезме? Безнең нефтьчеләр ярдәме белән үскән...