Юбилей кичәсе 3 сәгать барды. Әлбәттә, әлеге барлы-юклы 3 сәгать эчендә Фуат Әбүбәкеров язган җырларның аз өлеше генә яңгырады, күренекле композитор һәм дирижерның кичәсендә җырларга теләүчеләрнең барысына чират та җитмәгәндер.
Кичәне тасвирлауны рәсми өлештән башлыйм. Сәхнәдә – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Хөрмәтле милләттәшләр! Беренче чиратта барчагызга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә: юбилярыбызны хөрмәтләп, зал тутырып килгәнсез. Үз халкыңа кирәк булмасаң...