Дөрес, беренче генә кабул итүе түгел икән Зәйниевның. Хәер, анысы бөтенләй мөһим түгел. Көне шулай туры килгәнме, чират-фәлән дә юк иде. Хөрмәт белән каршы алдылар, кабинетка озатып куйдылар.
Утыра безнең беренче номерлы драматургыбыз һәм бердәнбер «Алтын битлек»ле режиссерыбыз бүлмәдә. Сәркатибе дә бар.
Ике сорау әзерләп килдем. Берсе – матди (акча сорау түгел), икенчесе – рухи (аны тормышка ашыру өчен акчасыз булмый).
Беренчесе – Казанның Жуковский урамындагы «Артистлар йорты»ның аяныч хәле.