«Мәдәни җомга» газетасының киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында сенсацион хәбәр яңгырады – газетаның үз тиражы 129 данә. Калганы – китапханәләр өчен һәм дә башка төрле яздырылулар дип аңлыйбыз. Әмма шуны да искәртик: бу – «Мәдәни җомга»ның гына проблемасы түгел. Ни кызганыч, бу тагын кайбер журналларга карый, алай гына да түгел, Татарстан китап нәшрияты күптән шундый тираж белән яши. Китаплар «социаль әһәмияткә ия әдәбият» программасы белән 1000әр данә тираж белән басылып, аның бары тик 150се генә сатуга чыга.