Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана татар дискотекасына әтисенең чыгышын карарга килеп, гаҗәпкә калган. Төнге клубка җыелган бихисап яшьләр Салават Фәтхетдиновның бөтен җырларын яттан белә! «Мин яратам сине, Татарстан», «Салкын чәй», «Уфтанма» җырларын артистның үзеннән дә уздырып җырлап, барысы бер ритмда сикерә.
«Акылсыз баш аякларга тынгы бирми. Мине ул кая китерде? Дөрес, татарча дискотекага килдем. Ә сәхнәдә – әтием!Нәрсә әйтим, мин замана яшьләреннән шокта. Сүзем юк. Бер мең кеше унисонга җырлый!» ...