Роспотребнадзор халыкта «Төрек җил чәчәге» дип атаган Коксаки вирусы китереп чыгарган авыруларның ешаюы аркасында борчыла. «РТ» басмасы Коксаки вирусының нидән гыйбарәт булуын, аннан ничек сакланырга һәм безнең республикада авырулар белән бәйле вазгыять нинди икәнен белде.
«Роспотребнадзор Россиянең кайбер төбәкләрендә Коксаки вирусы турында массакүләм хәбәрләрдән соң РФ төбәкләрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар оештыруны контрольдә тотачак. Әгәр балада авыру билгеләре булса...