Журналист гел кеше арасында, командировкаларда, мактап та яза, тәнкыйтьләп тә яза, фикер дә белдерә – боларның барысы да әни аша да үтә. Журналистларның әниләре ниләр сөйли соң?
«Мунча кергәндә дә мәкалә язма инде, дим»
«Ирек мәйданы» газетасында эшләүче журналист Лилия Йосыпова 20 ел бу өлкәдә хезмәт итә. Аның әнисе Сабрия ханым:
Үзем яшьрәк вакытта кызым өчен бер дә борчылмый идем, олыгая төшкәч – кайгырам. Нигә алай икәнен үзем дә аңлата алмыйм. Үзенең дә: «Әни, арытты», – дигән чаклары була.