Татарстан Яңа Чишмә районы Черемухово бистәсе һәм Ленино авылында Алексей Лапшин, Эдуард Чумаков һәм Павел Тумаков белән хушлаштылар. Алар махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган, дип яза «Яңа Чишмә хәбәрләре».
Район башлыгы Вячеслав Козлов Алексейның әти-әнисенең, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
– Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Алексей Михайлович үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде.