Бүген, 21 ноябрьдә, телевидение көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, «Татарстан-24» каналы алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина телевидениегә килгәч тә беренче авырлыклар белән очрашуын искә ала.
«Телевидение – минем иң зур хыялларымның берсе иде. Көч-хәл белән эшкә урнашып, пропуск алган көнне, телеканалга барып: «Мин сездә калмыйм», – дип әйтергә җыенганым хәтердә.
Чөнки икенче тапшырудан соң ук, бер апаның сүзләрен ишетеп, күз яшьләренә батып беттем. Әйе, мин тәҗрибәсез идем. Ләкин эшләү теләгем шуның кадәр көчле иде...