Өч ятимне сыендырган гаилә
Казанда яшәүче күп балалы Пушкаревлар гаиләсе дә 2 атна элек шул сәбәпле йортсыз калган. Лилия һәм Владимир Пушкаревлар 5 бала үстерә: икесе – үзләренеке, өчесе – тәрбиягә алынган. Олы кызының инде үз гаиләсе бар, ул аерым тора. Янгын чыккан йортта әти-әнисе белән 3 кыз һәм 1 малай яшәгән.
6 ноябрьгә каршы төндә әлеге гаиләнең Казанның Совет районындагы «Овощник-2» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан йортлары янып бетә. Ярый әле гаилә башлыгы уянып, барысы да урамга чыгарга өлгерә.