«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ә син?» тапшыруын алып баручы Әбри Хәбриев җырчы Гөлназ Шәрипҗанованы кунакка чакырган. Аңа «Үзеңнең иң начар гамәлең дип нәрсәне атар идең?» дигән сорауга җавап бирергә туры килде.
Җырчы бик озак кына бу гамәле турында искә төшерә алмады. Аннары шулай да күңелен тырнап торган очрак турында сүз кузгатты.
«Берәр кешегә туры бәреп әйтеп үпкәләтергә мөмкинмендер. «Горшок»тан бергә үскән дус кызым белән аралашмыйм. 1 ел була инде.