«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә Әбри Хәбриев «Ә син?» тапшыруына җырчы Гөлназ Шәрипҗанованы чакырган. Тапшыруда төрле сорауларга дөрес җавап бирмәгән очракта «җәза» буларак тагын бер сорау бирү каралган. Чираттагы уңышсызлыктан соң, җырчы бала чагында истә калган бер хатирә белән бүлешергә тиеш булды.
«Азнакай шәһәрендә мин музыка мәктәбенә йөри идем. Көз көне, пыскып яңгыр ява, мин кайтып барам, шул вакытта әти очрады. Әти белән әни миңа 1 яшь булганда аерылышкан.