«Присяжныйлар мәрхәмәте аркасында аңа срокның өчтән ике өлешен билгеләделәр»
Татарстан Югары суды прокурор таләбе буенча Сәет авылындагы йортка ут төртүдә присяжныйлар тарафыннан гаепле дип табылган Илмира Гарданованы кулга алды, аның соңгы сүзен тыңлады һәм хөкем карары чыгарды.
Аны гаепле дип таныдылар һәм 13 ел гомуми режимлы колониягә билгеләделәр, аннан соң 1 елга иреген чикләделәр. Хатын соңгы сүзенә кадәр үз сүзендә торды һәм гаебен танудан баш тартты, соңгы сүзендә ул бернәрсәгә...