Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Интертат»ка Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музеенда бәдрәф һәм суга кытлык булуы, Чистайда Татар мәдәни үзәгенең әле дә ачылмавы турында сөйләде.
«Чистай халкы инде ничә ел шәһәрдә Татар мәдәни үзәген булдырырга дип тырыша, ләкин ул бүгенге көндә дә юк»
«Туган авылында музее, ә Чистайда Татар мәдәни үзәге булырга тиеш»...