Татарстанның Менделеевск районында М-7 трассасында «Lada Vesta» машинасы «зебрадан» юл аркылы чыгып барган 2 хатын-кызны бәрдергән. Аларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.
Авария кичә 18:00 сәгать тирәсендә «Мунайка» тукталышы янында була. Машина бәрдергән 49 яшьлек хатын-кыз табиблар килгәнче үлә. 1987 елгы икенче хатын имгәнә, аны Чаллыга БСМПга алып китәләр. Алар икесе дә Мунайка авылында яшәгән.
Видеодан күренгәнчә, авариядә каза күрүчеләр өчәү дә булуы ихтимал булган...