Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы көрәш идарәсе уздырган матбугат конференциясендә Казан медицина колледжы директоры Зөһрә Хисаметдинова эше шәрехләнде. Ришвәт белән эләккән директор хәзер 123 җинаять эпизодында гаепләнә.
Идарә рәисенең урынбасары Рөстәм Гаязов медицина өлкәсендәге ришвәтчелек турында сөйләгәндә, бу эшне мисал итеп китерде.
«Медицина хезмәткәрләре башта ук коррупцион системага эләгә – алар хәтта үзләренең укулары өчен дә түләргә тиеш. Казан медицина колледжы директоры акча биргән абитуриентларга...