Камал театры атна дәвамында үзенең легендар режиссерын зурлады. Данлыклы татар режиссеры, Россия һәм Татарстан Дәүләт премияләре иясе Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тууына 90 ел тулды.
Марсель Сәлимҗановның туган көнендә – 7 ноябрьдә – Камал театры җитәкчелеге һәм труппасы Яңа Татар бистәсе зиратында режиссерның каберенә чәчәкләр куйды; ул соңгы 7 ел гомерен уздырган йортта – Чехов урамындагы 53нче йорт диварында мемориаль такта ачылды, Татарстан Милли музеенда режиссерга багышланган махсус күргәзмә эшли.