Тукай районы Яңа Бүләк авылында яшәүче Нәзир Гыймазетдинов 38 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, инде менә ничә еллар үзе уен кораллары ясый. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» мәкале нәкъ менә аның турында әйтелгәндер, мөгаен. Нинди генә уен коралы юк аның мәдәният йортындагы бүлмәсендә – үзе ясаган курайлар, сорнайлар, ул икенче тормыш бүләк иткән баян белән тальян гармуннар. Болардан кала ул әле гитара һәм синтезаторда уйный...