Тавышы ясалма фәһем кулланып ясалган «кеше түгел» җырчының «Сизәсеңме» җырын 25 октябрь көнне «Болгар радиосы»нда ишетеп алдым. Җырны башкаручыны «Иртәнге чәй» тапшыруы алып баручылары «Йөзсез Voices» төркеме дип игълан итте.
«Йөзсез Voices», ягъни «Йөзсез һәм тавышсыз» җырчы проектын Яшел Үзән егете Илназ Закиров (25 яшь), Свердлов өлкәсеннән Дмитрий Бабаев (27 яшь) һәм 2 виртуаль «кеше» эшли икән. Командада егетләр булса да, җырлар хатын-кыз тавышы белән яздырыла. Егетләр белән татар...