«Исерекләрне эзләгән, йокы даруы белән агулаган һәм талаган»
Казанда Самарада туган 56 яшьлек таксист Юрий Зубрилин эше буенча процесс башланды. Аны талауда, ялган документлар ясауда, үтерү омтылышында һәм табыш алу нияте белән кеше үтерүдә гаеплиләр.
Судта ир-ат үзен бик тыныч тота. Процесс башында ук адвокаттан баш тартуы һәм үзен үзе яклаячагы турында белдерә. Юридик хезмәтләр өчен түләргә акчам юк, дип әйтә.
«Гаризаны кире кагуыгызны сорыйм, чөнки гаепләнүче мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлаган һәм юридик белеме юк...