8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә татар халкы, кулларына каләм тотып, «Татарча диктант» яза. Дөньякүләм таралган акция 2024 елда тугызынчы тапкыр үткәрелә.
Быел Татарстан һәм Башкортостанлылар Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә) өзек яза, Россия төбәкләре өчен Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» повестеннан (уртача дәрәҗә), чит илләр өчен Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан (җиңел дәрәҗә) өзекләр тәкъдим ителә.
Казандагы төп мәйданчык итеп традицион рәвештә...