Ветеринар йорт хайваннарында симерү билгеләрен атаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
«Өйдәге хайванның кабыргаларын тотып карау кыен булса, биле күренмәсә яки аны ачыклау кыен булса, бу – артык авырлык турында сөйли. Кабыргаларын табып булмаса, биле бөтенләй булмаса, сезнең хайван симергән. Соңгы диагнозны табиб кына билгели ала», – ди ветеринар табиб Сергей Перевозчиков.
Аның сүзләренчә, хайванның артык авырлыгын бетерү акрынлап булырга тиеш. 1 атнага гомуми массаның 1-3 проценты кимесә яхшы.