Көне белән генә бик уңмадык, урамда бертуктамый яңгыр коеп торды. Яңа Бүләк авылына шундый көнне чыгуыбызның сәбәбе: безгә «авыл клубына Илһам Шакиров исеме биреләчәк, яңа ремонттан соң яңа исем белән мәдәният йорты эшли башлаячак, җырчының 90 еллыгына старт биреләчәк», диделәр. Ә соңыннан инде – концерт.
Казаннан 4 сәгатькә якын автобуста кайтканнан соң, ниһаять, юл читендә «Яңа-Бүләк» дигән элмә такта күренде. Татар халкы кунакны капка төбенә үк чыгып, милли ризыгыбыз чәкчәк белән каршыларга гадәтләнгән.