«Малай на белом Барсе», «Миләшләрем», «Аерылмагыз», «Уклы йөрәк» кебек җырлары белән танылган яшь җырчы Лэйна татар эстрадасыннан китүен хәбәр итә.
«Татар җырлары ярдәмендә сезне табуыма бик шатмын. Бу – мин кайчандыр хыялланган гына искиткеч матур юл булды. Минем җырларымны тыңлаган һәркемгә рәхмәт. Мин даими рәвештә статистиканы күзәтеп барам һәм саннарга гаҗәпләнәм! «Малай на белом Барсе» гына ни тора! Ә «Аерылмагыз» җыры белән нинди продакшн килеп чыкты! 9 9 100 000 карау һәм бу – «Ютуб» каналда гына.