«Иң истә калганы – Африка Президентының берничә тапкыр: «Бик матур кызлар!» – дип әйтүе иде»
– Рәзилә, Президентлар чәкчәкне авыз иткәндә үзеңә карата игътибар сиздеңме, һәм алар мактау сүзләре әйттеме? Нәрсә әйткәннәре истә калды?
– Игътибар булды, әлбәттә. Минемчә, кыяфәтебезгә дә һәм милли киемнәребезгә дә игътибар иткәннәрдер. Милли киемнәребез бик матур, якты төсләрдә иде. Төрле илләрнең лидерлары комплиментлар ясады, бик шат булдык. Иң истә калганы – Көньяк Африка Республикасы...