Көз җитә икән, Татарстаныбыз халкы ярминкәләрне көтә. «Кайчан ярминкәләр башлана икән?», «Кайсы урыннарда була икән?» дигән сораулары белән укучыларыбыз безгә – журналистларга шалтырата, яза башлыйлар.
Быел Россиянең бөтен төбәкләрендә дә ярминкәләр 14 сентябрьдә җанланып китте. Халык елдагыча аларны зарыгып көтеп алды. Нигә дисәгез? Ярминкәләрдә товарлар да кибетләрдә сатылганнарга караганда шактый сыйфатлы, бәяләргә дә тел-теш тидерерлек түгел иде, сатуга куелган товар халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерде.