Бер генә хайван да зыян күрмәгән
Төркия иҗат делегациясе Казан кинофорумында гадәттәгечә иң күренекле делегацияләрнең берсе иде. Быел, конкурс фильмнары авторларыннан тыш, аңа «Алтын мөнбәр» жюри рәисе режиссер Метин Гюнай һәм танылган төрек сериаллары «йолдызлары» керде. Кинофестиваль ачылу тантанасында аларның кызыл келәмдә күренүе күбесенчә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз ярдәмендә мөмкин булды.
Дипломат сүзләренчә, «йолдызлы» кунакларны алып килү җиңел булмаган...