Тиздән, 13-15 сентябрь көннәрендә, Төркия иленең Анталия шәһәрендә халыкара «Йөрек» фестивале узачак. Төрки халыклар мәдәниятенә багышланган әлеге фестивальдә узган ел беренче мәртәбә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашкан иде. Быел да милләттәшләребезне фестивальгә, зурлап, кунак итеп чакырганнар.
Татарстан һәм Төркия арасында мәдәни күпергә беренче таш салучы – 5 ел Анталиядә яшәүче музыка белгече, композитор, шагыйрә, хәзерге вакытта «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова.