Хөрмәтле татарстанлылар!
8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Гражданнарның үз ихтыярын белдерүе нәтиҗәсе буларак, депутатлар, 5 елга вәкаләт бирелеп, сайлап куелачак.
Татарстан бүгенге көндә – төп икътисадый күрсәткечләр, тормыш сыйфаты, яңа технологияләр үсеше, инвестицияләр кертүгә кызыксындыру дәрәҗәсе ягыннан илдә алдынгы төбәкләрнең берсе, халыкара һәм бөтенроссия күләмендә зур чаралар уздыру мәйданы булып тора.
...