Махсус хәрби операциядә Татарстан көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин һәлак булган. Ул – Әлмәт егете.
Кайгылы хәбәрне «Шәһри Казан» газетасына Әлмәт көрәш федерациясеннән Рузил Ганиев хәбәр иткән.
Рафаэль Хәсәншин Әлмәт районы Габдрахман авылында 2003 елның 7 ноябрендә туган. Яшьтән үк көрәш белән шөгыльләнгән. Яшьләр арасында Татарстанның Беренче Президенты Кубогын откан, Татарстан, Россия чемпионы булып танылган, Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйгедә дә призер була. Лаеш районына күчеп...